Эльза Исламова

Белеме:
И.В. Әүхәдиев ис. Казан музыка көллияте (2008). Н.Г. Җиһанов ис. Казан дәүләт консерваториясе (2013). Н.Г. Җиһанов ис. КДК аспирантурасы (ТР халык артисты, РФ атказанган артисты А.Ә. Шаһиморатова классы, 2018).

Карьерасы:
Н.Г.Җиһанов ис. Казан дәүләт консерваториясенең опера студиясе солисты буларак күп кенә спектакльләр һәм опера куелышларында катнашкан. Ху Йонгуан, Александр Сладковский, Лео Кремер, Павел Ландо һ.б. танылган дирижерлар белән хезмәттәшлек иткән. Мариин театрының Яшь опера җырчылары академиясе солисты (Санкт-Петербург, 2013). Актив концерт эшчәнлеге алып бара, мастеркласслар бирә, фестивальләрдә катнаша, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Казанда узучы «Город добрых людей» (2015), А.Вавилова фонды концертлары, «Казан хосписына ярдәм йөзеннән хәйрия фестивале» (2017) кебек чараларда чыгыш ясый.

Казанышлары, мактаулы исемнәре:
Кытайда узган Халыкара опера җырчылары бәйгесе дипломанты (Харбин, 2018). Бүл-бүл оглы ис. Халыкара опера җырчылары бәйгесендә «Әзербайҗан романсын иң яхшы башкару өчен» премия иясе (Баку, 2018) П. Лисициан ис. Халыкара бәйге лауреаты (Владикавказ, «Камера җырлавы» номинациясе – II урын, «Опера җырлавы» номинациясе – III урын, 2013). «Студентлар язы» Бөтенроссия бәйгесенең I дәрәҗә лауреаты (Казан, 2009), «Содружество талантов» халыкара бәйгесе лауреаты (Казан, 2009), «Viva music» халыкара бәйгесе лауреаты (Казан, 2009). 2015 елда «Turksoy» Халыкара опера сәнгате фестивалендә катнашкан.

Репертуары:
Опера партияләре, камера әсәрләре, рус, татар һәм чит ил композиторлары романслары, халык җырлары. Эстрадада актив чыгыш ясый. Тавышының уникальлеге – җырчы әсәрләрне академик опера алымы белән дә, эстрада алымы белән дә башкара ала.